«Алмагач та бәхетле иде…» (6+)

14 нче санлы балалар китапханәсендә Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы «Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проектында катнашучылар өчен Шел Сильверстайнның «Щедрое дерево» гыйбрәтле хикәясен кычкырып укулар уздырылды. 

Китапханә хезмәткәре балаларны Шел Сильверстайнның 1964 елда басылып чыккан «Щедрое дерево» әкияте белән таныштырды. Ихлас сөю турындагы әкият авторның иң танылган әсәрләреннән, ул күп тапкырлар басылып чыга һәм дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә. 

Щедрое дерево
14 фил. Щедрое дерево 3
14 фил. Щедрое дерево 5
14 фил. Щедрое дерево 4
14 фил. Щедрое дерево1
14 фил. Щедрое дерево2
14 фил. Щедрое дерево

Балалар әсәр буенча фикер алышуда актив катнашты. Алар алмагачның мәрхәмәтле, кайгыртучан әни кебек үз улын тәрбияләве, аңа үзенең барлык булган нәрсәсен: алмалар, ботаклар, кәүсәсен, хәтта агач төбен аңа бирүен билгеләп үтте. Нәкъ менә шулай һәр ана балаларына үз вакытын, сәламәтлеген, күңелен бирә, балалары мохтаҗлыкта яшәмәсен өчен бертуктаусыз эшли. Аларның һәрберсе зирәклек дәресенең төп сере – якыннар һәм туганнар турында кайгырту, җылылык алу гына түгел, яраткан кешеләребезгә үз җылыбызны һәм шатлык-куанычлар бирә белү дә дигән нәтиҗә ясады. 

Балаларга шулай ук әлеге әсәр мотивлары буенча мультфильм күрсәтелде.

Алга таба чарада катнашучылар ком өстәлләрендә әкият сюжетын чагылдырган рәсемнәр ясады, һәм алга таба видеоролик ясау өчен кадрлар төшерелде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: